-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шәхси балалар бакчаларына игътибар арта

2021 елда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 400 өстәмә урын булдырырга планлаштыра.

2021 елда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 400 өстәмә урын булдырырга планлаштыра.

3 яшькә кадәр балалар өчен урыннар булдыру — республиканың мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә беренче чираттагы бурычы. Беренче бала тугач, яшь гаиләгә килеп туган авырлыкларны җиңәргә, ата-ана булу бәхетен тоярга, икенче һәм аннан соңгы балалар тууга аңлы карарга ярдәм итү бик мөһим.
Төбәктә “Демография” гомумдәүләт проекты линиясе буенча балалар бакчалары төзүгә финанс чаралар бүлүдән тыш, шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә урыннар булдыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирелә.
2020 елда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы программа буенча Уфа шәһәренең “Буратино”, “Софи”, “Радуга Уфа” балалар бакчаларында һәм “Я-ГЕНИЙ” башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 200 өстәмә урын булдырды. Аларның гомум суммасы – 24 миллион 675,7 мең сум, шулардан федераль акчалар – 24 миллион 182,1 мең сум, республика чаралары – 493,6 мең сум.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Хатын – кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү — 3 яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк проектында катнашучыларның берсе – Уфа районының Нагаево авылында урнашкан “Буратино” шәхси балалар бакчасы булды. Балалар бакчасына бүлеп бирелгән акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә 36 урын булдырырга һәм төркемнәрне иң заманча һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә ярдәм итте.
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге, шул исәптән 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен дә, 4 төркем эшли. Мәгариф учреждениесе һөнәри әзерлекле педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән.
Биредә эшләүче күпсанлы түгәрәкләр һәм кабинетлар балаларда хәрәкәтләрне координацияләүне, күрү сәләтен, вак моторика һәм игътибарны үстереп кенә калмый, мәгариф өлкәсендә инновацион юнәлешләр буенча да мөмкинлек бирә.
2021 елда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 400 өстәмә урын булдырырга планлаштыра. Бу максатларга 49 360,0 мең сум акча бүлеп бирелгән, шулардан 48 372,8 мең сум — федераль акчалар, 987,200 мең сум — республика чаралары.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас в