Кичә Уфа районының Нөрле, Камышлы һәм Чернолесовский авылларында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.
Чернолесовский поселогындагы ФАП барлык заман таләпләренә җавап бирә. Медицна ярдәмен биредә “Авыл фельдшеры” программасы буенча эшкә алынган Тимур Галиянов күрсәтә.
– Уфа районында 25 ФАП, 13 табиблык амбулаториясе, өч участок дәваханәсе бар. Агымдагы елда өч ФАП, бер табиблык амбулаториясе төзедек, – дип сөйли медицина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев. – Киләсе елга республика бюджеты исәбенә янә дүрт ФАП төзү планлаштырыла. Зубово поселогында яңа поликлиника төзү мәсьәләсе дә карала. Моннан тыш, Нагаевода яңа поликлиника төзелеше бара.
Нөрле авылындагы ФАПны төзү республика гранты исәбенә башкарылган. Анда 2147 кеше хезмәтләндереләчәк, аларның 227се - бала. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар, кабул итү бүлмәләре бар, уңайлы шартлар булдырылган.
Камышлы авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 41 квадрат метрлы яраклаштырылган иске бинадан яңа иркен бинага күчте, биредә барлык уңайлы шартлар бар, пункт заман таләпләренә җавап бирә. Биредә 862 өлкән кеше һәм 227 бала хезмәтләндереләчәк.
Бүген “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Октябрьский авылында табиблык амбулаториясе ачыла.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы