-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Урманнарда янгыннар булмасын!

Янгын хәвефе булган сезонга әзерләнү һәм Башкортстанның урман фонды территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре ураман янгыннарын сүндерү планын эшләгән.

Янгын хәвефе булган сезонга әзерләнү һәм Башкортстанның урман фонды территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре ураман янгыннарын сүндерү планын эшләгән.
31 урманчылыкның планнарында урманнар, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, урман участоклары арендаторлары турында һәм башка мәгълүмат тупланган.
– Барлык планнар республика районнары хакимиятләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе бүлекчәләре белән килешенгән. Башкортстан территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча 2021 елга Җыелма план формалаштырыла, – дип билгели республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны саклау һәм яклау бүлеге җитәкчесе Диниль Әхмәтов. – Әлеге вакытта урман янгыннарын сүндерү техникасы янгын сүндерү станцияләрендә кышкылыкка саклауга куелган, аларны техник хезмәтләндерү оештырыла.
“Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Урман хуҗалыгының федераль агентлыгы белән килешенеп, 36,9 миллион сумга 6 берәмлек махсус техника һәм 36 берәмлек инвентарь һәм җиһаз алу планлаштырыла.
Фото: srk.nationalpriority.ru/press_releases/55337
Читайте нас: