-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яңа елга – яңа ФАП!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Бөрҗән районының Иске Монасыйп авылында бүген яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Бөрҗән районының Иске Монасыйп авылында бүген яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Пунктны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Газиз Манапов, район Советы рәисе Илшат Ишбулатов һәм башкалар катнашты.
Газиз Миңнеәхмәт улы авыл халкын чын күңелдән мөһим вакыйга белән котлады, хәзер беренчел медицина ярдәмен уңайлы шартларда алу мөмкинлеге булуын билгеләде.
Фельдшер-акушерлык пункты ачылу авыл халкы өчен чын Яңа ел бүләге булды. Бу вакыйганы алар күптән көткән иде.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. ФАПта 800гә якын кеше хезмәтләндереләчәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: