-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстан алдынгылар сафында

2020 елда 33 меңнән артык русияле "Санлы икътисад" гоумдәүләт проекты кысаларында "Санлы икьтисад" юнәлешендә квалификацияне түләүсез арттыруга шәхси санлы сертификатлар алды. Башкортстан иң актив төбәкләр исәбенә керде һәм йомгаклау рейтингларында алдынгы урыннарны яулады.

Агымдагы елда Башкортстанда 2 648 кеше санлы сертификаты программасы буенча укуларын уңышлы тәмамлады. Республика халкының белем алу өчен иң кирәкле юнәлешләре "санлы маркетинг һәм медиа", "санлы дизайн", "яңа җитештерү технологияләре" һәм "ИТ-продуктлар булдыру" булды.
Проектта катнашучы 48 төбәк арасында Башкортстан Республикасы шулай ук проектка уңышлы кергән мәгариф оешмалары саны буенча лидерлар исәбенә керде.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: