31 декабрьдән Башкортстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде.
Кичә, 31 декабрьдә, Башкортстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында республика Хөкүмәтенең боерыгы гамәлгә керде.
Карар нигезендә республикада факеллар, фейерверклар һәм пиротехника кулланып фаер-шоу һәм башка чаралар уздыруга чикләүләр кертелде.
Киңкүләм күңел ачу урыннарында коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торырга тиеш.
Имин булмаган балаларны интернатларга һәм социаль приютларга җибәрергә тәкъдим ителде. Проблемалы гаиләләрне муниципалитетлар хезмәткәрләре тикшерергә тиеш.
Мондый режим 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: nversia.ru