«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2019 елдан «Урманнарны саклау» федераль проектын («Экология» гомумдәүләт проектын) гамәлгә ашыруда катнаша. Урман хуҗалыгын үстерү өлешендә түбәндәге максат билгеләнде: «2024 елга карата 100 процент күләмендә урманнарның юкка чыгуы һәм яңадан үрчүе балансын тәэмин итү».
Төбәк проектының барлык күрсәткечләре буенча агымдагы елга билгеләнгән күрсәткечләргә ирешелде. «Урманнарны саклау» федераль проектының төп максатчан күрсәткече булып «2024 елга карата 100 процент күләмендә урманнарның юкка чыгу һәм яңадан җитештерү балансын тәэмин итү» тора. Агымдагы елда әлеге күрсәткеч арттырып үтәлде - урманнарның юкка чыгуы һәм яңадан җитештерү нисбәте планлаштырылган 97,3 проценттан 106,5 пооцент тәшкил итте. Урман тергезү чаралары 14,9 мең гектар мәйданда «Урманнарны саклау» төбәк проекты билгеләгән планнан 14,2 мең гектар мәйданда үткәрелде.