+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнарны саклыйк!

Яңа елда урманнарны янгыннан саклау проекты төзелгән.

Яңа елда урманнарны янгыннан саклау проекты төзелгән.
Янгын куркынычы янаган чорга әзерләнү һәм Башкортстан урман фонды территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында Русия Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы оешмалары урман янгыннарын сүндерү планнарын әзерләделәр.
31 урманчылыкны сүндерү планнарында урманнар, урман янгыннары формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары, урман кишәрлекләрен арендага алучылар турында белешмәләр, шулай ук урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе игътибарга алынган.
- Барлык планнар республика муниципаль районнары хакимиятләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең территориаль бүлекчәләре белән килешенде, 2021 елга Башкортстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын формалаштыру буенча эш алып барыла, - дип билгеләп үтте Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны саклау һәм яклау бүлеге башлыгы Динил Әхмәтов.
- Хәзерге вакытта “Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге”нең урман янгыннары станцияләрендә урман янгыннары техникасы кышкы саклауга куелды, аларга агымдагы техник хезмәт күрсәтелә. Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 6 берәмлек урман янгыннарына каршы техника һәм 36 берәмлек инвентарь һәм 36,9 миллион сумлык җиһазлар сатып алу федераль агентлыгы белән килешү төзелгән.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас