+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа районында яңа амбулатория ачылды

Уфа районының Октябрьский авылында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" проектын гамәлгә ашыру максатларында Шемәк табиблык амбулаториясенең иске бинасы урынына заманча модульле бинасы файдалануга тапшырылды.

Аны ачу тантанасында Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров, 21нче шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы вазыйфасын башкаручы Ольга Усатова, Шемәк авыл Советы башлыгы Павел Иванюта, авылда яшәүчеләр катнашты.
Гомум мәйданы 177,8 квадрат метр һәм бәясе 6 миллион сум булган модульле табиблык амбулаториясен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы заказы буенча Э. И. Якуповның шәхси предприятиесе төзегән.
Уфа районы хакимияте объект төзелешенә бүлеп бирелгән участокны чистарту һәм әзерләү эшләрен башкарган, объектны инженерлык челтәрләренә тоташтырган һәм тирә-юнен төзекләндергән.
Яңа бинада персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырылган, дәвалау-диагностика кабинетлары каралган. Кабул итүне уңайлы көтү зонасы, регистратура, гардероб, шулай ук аз мобильле пациентлар өчен санузел бар.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас