-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Һәр агач игътибар үзәгендә!

Республикада урманнарны тергезү буенча еллык план арттырып үтәлгән.

Республикада урманнарны тергезү буенча еллык план арттырып үтәлгән.

Башкортстан 2019 елдан башлап “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Урманнарны саклау” федераль проектында катнаша.

Аның төп максаты — 2024 елга агачларны кисү һәм тергезү балансын 100 процентка тәэмин итү. Үткән елда әлеге күрсәткеч арттырып үтәлгән – урман фондын тергезү нисбәте планлаштырылган 97,3 проценттан 106,5 процентка кадәр арттырылган.

Урман тергезү чаралары 14,9 мең гектар мәйданда үткәрелгән, аның иң зур күләме Зилаер, Белорет, Караидел, Баймак, Бөрҗән районнарында, ягъни урман хәзерләү аеруча зур мәйданнарда алып барыла торган районнарда башкарылган.

Киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләренең барлык участокларында да тергезү өчен 2 мең тоннадан артык (122 процент) орлык запасы булдырылган.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: