-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яңа мәктәптә бар да яңача булачак!

«Стимул» федераль программасы буенча Уфа районының Булгаково поселогында 825 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

«Стимул» федераль программасы буенча Уфа районының Булгаково поселогында 825 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

Бу - «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының яңа бистәләрдә инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән өлешенең берсе. Аның буенча төбәктә Нефтекамадагы Комсомол проспектының дәвамы төзелә. Oлеге объектларга федераль бюджеттан 366,44 миллион сум акча юнәлтелгән, шуның 6,74 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән.

Шулай ук Уфаның Инорс бистәсендәге Мушников урамының дәвамын (Шолохов урамыннан Богородский урамына кадәр) «Стимул» программасына кертүгә ирешелгән, моның өчен федераль бюджеттан 81,8 миллион сум җәлеп ителгән.

Булгаководагы өч катлы мәктәп «Башагропромпроект» институты тарафыннан проектланган, дәүләт контрактын «БашГражданСтрой» генподрядчысы алган. Объект Столбовая урамы буендагы участокның көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Төзелеш-монтаж эшләрен быел җәй ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.


ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты
#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
Фото: Госстрой РБ
Читайте нас: