-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектлары кысаларында нәрсәләр төзелгән?

Узган елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга 30,9 миллиард сум бүленгән, аларның 20 миллиард сумы – федераль чаралар.

Узган елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга 30,9 миллиард сум бүленгән, аларның 20 миллиард сумы – федераль чаралар.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов билгеләвенчә, гомумдәүләт проектлары кысаларында республикада үткән елда гына да 24 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп төзелгән, 110 ФАП ачылган, Республика онкодиспансерының хирургия корпусына яңа янкорма төзелгән, поликлиникалар һәм дәваханәләр 200 берәмлектән артык яңа медицина җиһазлары алган, шул исәптән КТ һәм МРТ аппаратлары.
Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру 103 территорияне төзекләндерергә һәм Ишембайда, Бөредә, Бәләбәйдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсы кысаларында өч проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, гомумдәүләт проектлары нәтиҗәсендә төбәктә үткән елда 305 киломер юл капиталь ремонтланган, 2,450 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, социаль әһәмиятле 900 объект Интернетка тоташтырылган, дип белдерделәр Башкортстан Хөкүмәтендә.
Фото: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы
Читайте нас: