Узган елда илнең 15 төбәге “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 100 автоклуб алды, дип хәбәр итә Русия Мәдәният министрлыгы сайты.
Автоклублар Амур, Омск, Калуга, Курган, Новосибирск, Псков, Воронеж, Вологда, Белгород, Ростов өлкәләренә, Кырым, Карелия, Башкортстан, Удмуртия республикаларына һәм Байкал арты краена китерелгән.
Автоклуб сәхнәне үз эченә ала, яктылык һәм тавыш мультимедиа аппаратурасының тулы җыелмасы - концертлар һәм кинокүрсәтүләр өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Бу сәхнә авылларда тантаналы чаралар, фестивальләр, концертлар үткәрү өчен файдаланылырга мөмкин.
Фото: ТАСС