-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Хезмәт җитештерүчәнлеге игътибар үзәгендә кала

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектына җәлеп ителгән предприятиеләрнең 2021 елга билгеләнгән санын узып китте.

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектына җәлеп ителгән предприятиеләрнең 2021 елга билгеләнгән санын узып китте.
– Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге планына ярашлы, быел гомумдәүләт проектына кимендә 90 предприятие җәлеп итү максаты куелган. Әмма без узган елда билгеләнгән күрсәткечне 37,6 процентка арттырып үтәдек һәм әле гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр саны - 106, – дип билгеләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
2024 елга кадәр хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проектына Башкортстанның кимендә 150 предприятиесен җәлеп итү планлаштырылган.
Быел яңа үзгәрешләр көченә керә. Гомумдәүләт проектының аталышы кыскартылачак, ул “Хезмәт җитештерүчәнлеге” дип кенә аталачак. Ул ике блоктан торачак: “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар” һәм “Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча адреслы ярдәм”. Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары урынына гомумдәүләт проектына сәүдә предприятиеләре дә кушыла ала.
30 миллиард сумга кадәр керем буенча чикләүләр бетерелде, шуңа илнең эре компанияләре өчен дә катнашу мөмкинлеге бар. Гомумдәүләт проектына керү өчен иң түбән планка 400 миллион сумнан 800 миллионга кадәр үзгәртелде.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: