-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уңай тенденция дәвам итә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада байтак эшләр башкарыла.
Яңа елның беренче ун көнендә республиканың май эшкәртүче заводлары ике мең тонадан артык көнбагыш шротын экспортлаган.
Быел республикада майлы культураларны эшкәртүче эре предприятиеләр – “Чишминский МЭЗ”, “Элеватор” җәмгыятьләре авыл хуҗалыгы терлекләре өчен кыйммәтле азык өстәмәләре җитештерү һәм экспортлауны үстерү буенча 2020 елның уңай тенденциясен дәвам итә.
2033 тоннадан артык көнбагыш шроты елның беренче көннәрендә Латвиягә озатылган. 29 вагонга төялгән барлык продукция Башкортстан референт үзәгендә хәвефсезлеккә тикшерелгән. Биологик тикшеренү нәтиҗәләре продукциянең хәвефсез булуын күрсәткән.
Фото: glav-dacha.ru
Читайте нас: