Уфада «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.
Әйтик, 13 гыйнварда «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 95нче Мәгариф үзәгендә 80 урынга исәпләнгән 4 мәктәпкәчә төркем ачылды.
Чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова, Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин катнаштылар.
Чара барышында кунаклар җәяү йөрү мәйданчыкларын, верандаларны, төркем бүлмәләрен карады. Мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән, уен, йокы бүлмәләре, санузеллар, киенү-чишенү бүлмәләре җиһазландырылган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң кечкенә яшьтән үк уңайлы шартлар тудырылган. Шулай ук уен җиһазлары сатып алынган.
Алинә Сөләйманова ремонтның яхшы сыйфатын, мәктәпкәчә бүлек төркемнәрен җиһазландыруны һәм өстәмә урыннар булдыру өчен мәктәп биналарыннан нәтиҗәле файдалануны билгеләп үтте.
Мәгариф министры Айбулат Хаҗин, үз чиратында, өзлексез белем бирүнең актуальлеген ассызыклады, коллективка уңышлар теләде, рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте