Яңа ел алдыннан Нуриман районында шатлыклы вакыйга булды.
Бик күңелле, шатлыклы һәм озак көтелгән вакыйга Нуриман районының Сарва авылында булды. Яңа ел алдыннан Сарва төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында мәктәпкәчә белем бирү төркеме ачылды. Тантаналы чарада район хакимияте, мәгариф идарәсе, мәктәп һәм, әлбәттә, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
Балалар бакчасының ишегенә кызыл тасма бәйләгән һәм ул шарлар белән бизәлгән иде. Тәрбиячеләр дә, балалар да бу көнне котлаулар кабул итте. Авыл халкын шундый әһәмиятле вакыйга белән котлап, район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков билгеләп үткәнчә, яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Гомумдәүләт проекты кысаларында Сарва мәктәбе бинасына капиталь ремонт үткәрелгән.
Гомумән, "Демография" гомумдәүләт проекты республикада бик күп нәниләргә барьяклап та үсешергә мөмкинлек бирә.