+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәламәт булыгыз!

Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры килә.

Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры килә.
Дүртөйле районының Ивач авылындагы ФАП "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты кысаларында төзелгән. Яңа медпункт барлык заманча таләпләргә туры килә: кирәкле җиһазлар, мәгълүматлар тапшыручы электрокардиограф, стерилизатор, канның анализаторы, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты, кислород ингаляторы, пульсоксиметр бар. Ә фельдшерга автоматлаштырылган эш урыны оештырылган.
"Яңа елга кадәр иң мөһим эшләрнең берсен - Ивач авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелешен тәмамларга өлгерүебезгә бик шатмын. Ул заманча техника белән җиһазландырылган. Профилактик чаралар уңайлы шартларда үткәреләчәк. Яз көне тагын территорияне төзекләндерү планлаштырыла - киртәләр кую һәм яшелләндерү”, - дип билгеләде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: