Башкортостан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең сакчыл җитештерү буенча Русия төбәкләре арасында алдынгылардан санала. 2020 ел нәтиҗәләре буенча рейтингны хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге тәкъдим итте.
«2020 елда предприятиеләрнең 1696 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментларына укыды. Шуларның меңгә якыны хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге идарәсендә технологияләрне үзләштерде. 376 хезмәткәр - Федераль компетенцияләр үзәге идарәсендә, 249 кеше мөстәкыйль рәвештә укыды, - дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Укучылар саны буенча лидерлар өчлегендә, Башкортстан Республикасыннан тыш, Татарстан Республикасы (1592) һәм Түбән Новгород өлкәсе (1330) бар.
Фото: srk.nationalpriority.ru