+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа буын китапханәләре бәйрәмне актив оештырды

Башкортстан Республикасының дүрт китапханәсендә эшләүчеләр һәм китап укучылар өчен бу Яңа ел үзенчәлекле булды - аны "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган яңа буын китапханәләрендә матур, заманча, уңайлы шартларда каршы алдылар.

Яңа буын китапханәләре тарафыннан оффлайн һәм онлайн-форматларда 62 бәйрәм чарасы үткәрелде, аларда 768 укучы катнашты, бу әле социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә карауларны исәпкә алмаганда.
Дүртөйле районы китапханәләр системасы директоры Е. В. Хәлиуллина учреждениеләр өчен проектның әһәмиятен ассызыклады.
- “Мәдәният” гомумдәүләт проекты заманча китапханә төзергә мөмкинлек бирде, мондый китапханәләргә ихтыяҗ бар. Бигрәк тә модельле китапханәдә китаплар уку гына түгел, аларда бөтен гаилә вакытын файдалы итеп үткәрә, - диде ул.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: