-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңүчеләр арасында Башкортстан да бар

Президент грантлары фонды 2021 елның беренче конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

Ике мең проект арасыннан 54е Башкортстаннан тәкъдим ителде. Шуларның җидесе мәдәният һәм сәнгатькә кагыла. Бу 8 миллион сумнан артык акча әлеге өлкәне үстерүгә юнәлтеләчәк.
Уфада чукраклар өчен театр булдыруга 1 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Ярты миллион сумга якынын Кыйгы районының "ГлиноЛепкин" АРТ-студиясен булдыруга ярдәм фонды алачак.
400 мең сумга якын күләмдәге грант сөйләү осталыгы буенча «Әби әкиятләре» онлайн-конкурсын оештыруга китәчәк.
«Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Нефтекама шәһәр оешмасы конкурста «Дөньяга елмай» театр остаханәсен төзү проекты белән җиңде һәм 500 мең сумга якын акча алачак.
Гафури районының Ташлы авылында янган китапханә урынына заманча китапханә булдыруга ярты миллион сумга якын акча бүленәчәк.
Бу исемлеккә республикадагы тагын бик күп башлангычларны кертергә мөмкин.
Аларның һәркайсы Русия Президенты билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге өлкәне артытаба үстерүгә ярдәм итәчәк.
Фото: magput.ru
Читайте нас: