Бөредә балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника агымдагы ел ахырында файдалануга тапшырылачак.
Бүген төзүчеләр балалар медицина учреждениесе бинасының дүрт катын төзегән һәм бизәкләү эшләренә керешкән. Алар әйтүенчә, объект 2021 ел ахырында файдалануга тапшырылачак.
Өлкәннәр һәм балалар өчен яңа поликлиниканың гомум мәйданы 7000 квадрат метрдан артык булачак. Объектның бәясе - җиһазлар комплектациясен исәпкә алып, 597 миллион сумнан артыграк. Әлеге объектны төзү "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Хәзерге вакытта балалар поликлиникасы бинасында тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган. Өлкәннәр поликлиникасының корпусында диварлар күтәрелгән. Корпусларны уртак коридорлар тоташтырачак. Медучреждениедә лифтлар урнаштырылачак, кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү өчен стационар казанлык җиһазландырачаклар.
Фото: Бөре хакимияте сайтыннан