-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нәниләрне яңа бакчаларда көтәләр!

Башкортстанда ике балалар бакчасы белем бирү эшчәнлегенә лицензия алды.

Башкортстанда ике балалар бакчасы белем бирү эшчәнлегенә лицензия алды.

“Демография” гомумдәүләт проектының “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү — өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк проекты кысаларында тагын ике балалар бакчасы белем бирү эшчәнлегенә лицензия алды.
Агымдагы елның 15 гыйнварында Уфа шәһәренең 202нче полилингваль балалар бакчасы һәм 65нче балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген лицензияләү процедурасын узды.
Дим районының "Яркий" микрорайонындагы 202нче полилингваль балалар бакчасы 180 урынга исәпләнгән, шул исәптән ясле яшендәге балалар өчен дә.
“Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65нче балалар бакчасының икенче корпусы ачылды.
Билгеле булуынча, “Демография” гомумдәүләт проекты биш федераль проектны үз эченә ала: “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү”, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Халык сәламәтлеген ныгыту”, “Спорт — тормыш нормасы”.

Фото: education.bashkortostan.ru


Читайте нас: