Туймазыда елына 100 тонна калдыкларны эшкәртүгә тәгаенләнгән каты коммуналь калдыклар полигонында яңа чүп аралау комплексын төзү тәмамланды. Төзелешкә һәм комплексны җиһазлауга җәлеп ителгән чаралар күләме якынча 140 миллион сум тәшкил итә.
Район хакимиятендә билгеләүләренчә, әле монда сортларга аеручы җиһазларны монтажлауга әзерлек бара.
– Якын арада ротор һәм магнит сепараторлары, автоматик каналлы пресс, тасмалы, реверсив, биреп тору транспортерлары, шулай ук комплекс белән идарә итү системасы урнаштырылачак, – дип билгелиләр Туймазы районы хакимиятендә.
“Экология Т” җәмгыяте төбәк опреаторы директоры Илнур Шакиров әйтүенчә, комплекс “Грохот” һәм “Шредер” заманча системалары белән тәэмин ителәчәк. Беренчесе барлык органиканы иләп, арытаба куллану өчен 30 процент ресурслар алырга мөмкинлек бирсә, икенчесе эре калдыкларны вакларга ярдәм итә.
Яңа комплекс сиксәннән артык яңа эш урыны да булдырачак.