Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика медицина учреждениеләренә даими рәвештә яңа җиһазлар кайтарыла.
Шушы көннәрдә Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган 80-киселешле спиральле компьютер томографы эшли башлады. Заманча җиһазның бәясе – 50 миллион сум.
– Томограф ябык аралыктан куркучы пациентларда иркенлек тоюга булышлык итә. Яңа технологияләр пациентларны хезмәтләндерүне һәм диагнозлар куюны тизләтергә ярдәм итә, – ди медицина учреждениесенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин.
Бүгенге катлаулы вакытта тиз һәм төгәл диагнозлар кую бик мөһим. Яңа җиһазның күпләрнең хәлен яхшы якка үзгәртәчәгенә ышаныч зур.