-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа юнәлешләргә мөмкинлекләр ачыла

Дүртөйленең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” проектының федераль грантын алучылар исемлегенә керде.

Дүртөйленең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” проектының федераль грантын алучылар исемлегенә керде.
Грант барлык юнәлешләрдәге өстәмә гомум-үстерүче программаларны тормышка ашыру өчен бирелә. Проект кысаларында алынган бер миллион сум яңа җиһазлар алуга юнәлтеләчәк.
Үзәк директоры Валерий Максютов быел ук техник, художество, табигать белеме, физкультура-спорт юнәлешләре буенча яңа берләшмәләр ачарга мөмкин булачагын билгели. Мәсәлән, “Медиашанс” балалар телестудиясе”, “Робототехника”, “Кызыклы биология”, “Табигать белгечләре”, “Илһам” (рәсем сәнгате), “Грация” (спорт биюләре), “Яшь шахматчы”. Гомумдәүләт проектын тормышка ашыру һәр укучының мөмкинлекләрен ачарга, аны югары нәтиҗәләргә ирештерергә, һәр предметны төрле яктан һәм иҗади өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәткечләре буенча, Башкортстан 2020 елда федераль субсидияләр формасында грантлар бирүгә конкурс сайлап алуларында җиңүче булган. Мондый ярдәм аркасында республика авылларындагы 288 гомум мәгариф оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник база ныгытылган.
Фото: crtdu.jimdofree.com
Читайте нас: