+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бөрҗән" туризм кластеры төзеләчәк

Туризм һәм ял кластерына йөзләрчә миллион сум акча салына.

Туризм һәм ял кластерына йөзләрчә миллион сум акча салына.

2022 елда Башкортстанның көньягында яңа «Бөрҗән» туристик-рекреацион кластеры барлыкка киләчәк. Ул өч район территориясен үз эченә ала - Бөрҗән, Күгәрчен һәм Куергазы. Кластерга Якут күлендә ләм һәм тоз дәваханәсен, Морадым тарлавыгын, «Башкорт авылы» кунакханә этно-комплексын кертү планлаштырыла.

Туризм буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, республика Хөкүмәте федераль бюджеттан инфраструктура объектлары төзелешен финанслауга субсидияләр алачак. Тиешле килешүгә Башкортстан Хөкүмәте һәм Туризм буенча федераль агентлык арасында кул куелды.

«Шушы килешү нигезендә 2022 елда ярларны ныгыту эшләрен башкаруга, керү юлларын, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларын төзүгә 367,4 миллион сум федераль акча каралган», - дип хәбәр иттеләр Туризм буенча дәүләт комитетында.

Кластер өчен инфраструктура төзелешен финанслауга республика бюджетыннан тагын 100 миллион сум бүлеп бирәчәкләр.

Фото: РБК Уфа
Читайте нас: