+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Без бергә!"

Кичә Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим чара үтте.

Кичә Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим чара үтте.

Анда «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында #МыВместе Гомумрусия бер-береңә ярдәм итү акциясен оештыруга керткән өлеш өчен бүләкләү узды.

Акциянең истәлекле медальләрен һәм Русия Президентының Мактау грамоталарын яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов республика муниципаль районнары һәм шәһәрләренең иреклеләр хәрәкәте лидерларына һәм башка катнашучыларга тапшырды.

- Сезнең ярдәм белән безнең көчле волонтерлар командасы барлыкка килде, ул көннән-көн арта бара. Катлаулы хезмәтегез һәм эшкә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Руслан Хәбибов.

Шуны да искәртик: #МыВместе клубы республикада эшчәнлеген 2020 елның 28 сентябреннән башлап, Башкортстанның Гомумрусия халык фронты, волонтер-медиклар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе, коммерциягә карамаган оешмалар һәм битараф булмаган барлык кешеләр белән бергә башлап җибәрде.

Клуб эше 3 төп юнәлеш буенча алып барыла: өлкәннәргә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, халыкка психологик ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтү.

Фото: Лилия Шамаева
Читайте нас: