Барлык яңалыклар

Харрасовларның уңыш сере

Әлшәй районының Слак авылыннан Әлфия Харрасова гомер буе терлекчелек тармагында хезмәт сала.

Әлшәй районының Слак авылыннан Әлфия Харрасова гомер буе терлекчелек тармагында хезмәт сала.

Аңа сыер савучы булып эшләргә туры килгән, шәхси хуҗалыкларында да абзарда эш һәрвакыт җитәрлек.

"Шуңа күрә Әлфия Миңнеәхмәт кызы, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасы турында ишеткәч, мөгезле эре терлек үрчетү турындагы фикер аңа тынычлык бирмәде", дип яза «Әлшәй хәбәрләре»ннән Айгөл Мөхәммәтдинова. Ире Дамир белән фикер алышкач, Харрасовлар сөт бизнесы белән ныклап шөгыльләнергә карар иткән.

- Бизнес-планны миңа районның авыл хуҗалыгы бүлегендә төзергә булыштылар. Документларны шәхси хуҗалык башлыгы буларак тапшырдым. Ул вакытта минем 24 баш малым, шул исәптән сигез сыерым бар иде. Безнең йорт зур, җир арендасы бар, ә иң мөһиме - эшләргә теләк булды, - дип сөйли Әлфия.

Әлфия документларын 2019 елның августында тапшырган һәм өч айдан соң 2 миллион 700 мең сум күләмендә грант алган. Шунда ук үз хуҗалыгын крестьян-фермер хуҗалыгы буларак рәсмиләштерә. Бу - төп шартларның берсе. Акчага симменталь токымлы 35 тана сатып алган.

Узган елда Харрасовлар гаиләсе терлекләр санын 60 башка кадәр арттырган: бу үгезләр һәм бозаулар белән бергә. Яңа зур абзар салганнар, тагын 69 гектар җирне арендага алганнар.

Гаилә эше акрынлап үсә, аңа өлкәннәр генә түгел, балалар да өлеш кертә. Фермерларның дүрт улы һәм бер кызы бар.

- Сөтне Трунтаиштан җыючыларга тапшырам, алар безгә көн аралаш килә. Сыерларны үзем савам. Ике саву аппараты алдым, - ди Әлфия.

«Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча 2 мең 411 кеше кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп ителгән. 115 яңа субъект булдырылган. Былтыр Башкортстанның яңа эш башлаган 68 эшкуары «Агростартап» грантыннан 211,5 миллион сумга ия булды.

Быелдан башлап эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында дәвам итәчәк. "Агростартап" грантына 123,7 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы
Читайте нас в