-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Илеш тәҗрибәсен өйрәнегез!

Биредә заманча объектлар сафка кертелә.

Биредә заманча объектлар сафка кертелә.

Эш сәфәре барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Илеш районында булды. Ведомство җитәкчесе "Түбән Яркәй авылындагы биологик чистарту корылмалары" объекты буенча проектны гамәлгә ашыру белән танышты.

Илеш районы хакимияте заказы буенча «Башкоммунводоканал» җәмгыяте җитештерүчәнлеге буенча тәүлеккә 1800 кубометр тәшкил иткән чистарту корылмаларының проект-смета документациясен әзерләде, 2018 елда объект төзелә башлады. Моңа Республика адреслы инвестиция программасы кысаларында Башкортстан бюджеты хисабына барлыгы 215 миллион сум акча бүленгән. Финанс средстволары район хакимиятенә тулы күләмдә субсидия рәвешендә җибәрелде. Объект былтыр төзелеп беткән.

- Искиткеч чистарту корылмалары, ә иң мөһиме - технология дөрес, - дип билгеләде Борис Беляев, яңа экологик корылма белән якыннан танышканнан соң. Корылманың үзенчәлекләрен башка районнар җитәкчеләре дә өйрәнә.

Фото: Илеш хәбәрләре.
Читайте нас: