+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уңышлар сиңа, Әлфия!

Кайчандыр савучы булып эшләгән хатын үз эшен ачкан.

Кайчандыр савучы булып эшләгән хатын үз эшен ачкан.
Әлшәй районының Слак авылыннан Әлфия Харрасова терлекчелек турында ишетеп кенә белми. Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасы турында ишеткәч, мөгезле эре терлек үрчетү турындагы фикер аңа тынычлык бирмәгән. Ире Дамир белән бу идеяне тикшергәннән соң, Харрасовлар сөт бизнесы белән ныклап шөгыльләнергә карар кылган.
- Бизнес-план төзергә районның авыл хуҗалыгы бүлегендә ярдәм иттеләр. Документларны шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы буларак тапшырдым. Ул вакытта 24 баш мал бар иде, шуның сигезе - сыер малы. Безнең җиребез зур, арендада җир дә бар, ә иң мөһиме, эшләргә теләк бар, - ди Әлфия Миңнеәхмәт кызы.
Документларны Әлфия 2019 елның августында тапшырган һәм өч айдан 2 миллион 700 мең сум күләмендә грант алган. Шунда ук үз хуҗалыгын крестьян-фермер буларак рәсмиләштергән. Бу - төп шартларның берсе. Акчага симменталь токымыннан 35 тана сатып алган. Узган елда Харрасовлар гаиләсе терлекләр санын 60 башка кадәр арттырган - бу үгезләр һәм бозаулар белән бергә. Яңа зур сарай төзегәннәр, тагын 69 гектар җирне арендага рәсмиләштерәләр. Гаилә эше акрынлап үсә бара, өстәвенә, аңа өлкәннәр генә түгел, балалар да өлеш кертә.
Фермерларның ярдәмчеләре - дүрт улы һәм бер кызы бар. - Сыерларны үзем савам. Ике саву аппараты алдым, - дип сөйли Әлфия. "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында ярдәм алучы гаиләләр республикада бик күп. Шунысы куаныч, алар хөкүмәт ярдәме белән генә чикләнми, арытаба да хуҗалыкны үстерүгә зур көч сала.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: