+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәрчеләрнең эшләре электрон платформада күрсәтеләчәк

Башкортстанның Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыгының “Ярмарка Мастеров” халык-сәнгать һөнәрләре үзәге иң эре электрон платформасында эшләнмәләр урнаштыру һәм аларны таратуга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен осталар һәм һөнәрчеләрдән гаризалар кабул итүен дәвам итә.

Ярдәмне “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт комитеты һәм Эшкуарлык буенча агентлык күрсәтә.

Проектның максаты - Башкортстан һөнәрчеләре товарларын һәм хезмәтләрен яңа базарларга чыгару һәм популярлаштыру.

Һөнәрчеләрдән һәм аутентик продукция булдыручылардан гаризалар 1 февральгә кадәр zayavkayarmarka@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Консультацияне 8(347)292-77-45 телефоны буенча алырга мөмкин.

Бүген 100 меңнән артык һөнәрче “Ярмарка Мастеров” платформасы аша уникаль эшләнмәләр сата. Ул, Русия экспорт үзәге версиясе буенча, төп 10 маркетплейс-АПка керә һәм handmade осталары, Русия брендлары һәм дизайнер әйберләрен бәяләүчеләр өчен иң эре D2C-платформа булып тора. Платформага ай саен 8 миллионнан артык потенциаль сатып алучы килә.

Фото: ТАСС
Читайте нас: