+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сөт эчкән бала сәламәт була!

Башкортстан сөт кухнялары көн саен 35 тонна сөт эшкәртә.

Башкортстан сөт кухнялары көн саен 35 тонна сөт эшкәртә.

Башкортстан ваклап сату товар әйләнеше күләме буенча Идел буе федераль округында икенче һәм Русиядә сигезенче урында тора. Бу хакта республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Товар куллануның еллык күләме 930 миллиард сумнан артып киткән. Сәүдә өлкәсендә 300 меңнән артык кеше эшли. Бу – республика икътисадында мәшгуль халыкның биштән бер өлеше.

“Сөт кухнясы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында республика территориясендә тәүлегенә 35 тоннага якын сөт эшкәртү куәте булган җиде җитештерү ноктасы һәм 103 тарату пункты эшли. Башкортстан Башлыгы сөт кухнялары проектын диверсификацияләү һәм аның базасында яңа социаль әһәмиятле сервислар оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

— Без бу проектның тормышка ашуын аңлыйбыз. Республикада сыйфатлы һәм хәвефсез продуктларны ваклап сату челтәре уңышлы эшләгән, яхшы сөт эшкәртү күләме булган тулыканлы җитештерү барлыкка килде, – дип белдерде Радий Хәбиров. – Халык мәнфәгатендә проектның алга таба үсеше турында уйларга кирәк.

Билгеле булуынча, республикада сөт кухнялары челтәрен булдыру Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: kumertime.rbsmi.ru
Читайте нас: