+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

26 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов брифинг үткәрде.

26 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов брифинг үткәрде.
Чара 2020 елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру, эшкуарлык өлкәсендәге эшчәнлек һәм Башкортстанның көндәшлек сәясәте нәтиҗәләренә багышланды. Брифингта шулай ук Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Денис Булатов, Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин, мәдәни мирас объектларына дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов катнашты.
Илшат Таҗетдинов сүзләренә караганда, гомумдәүләт проектлары чараларын финанслауның гомум күләме 31 миллиард сумга якын тәшкил иткән, шуның 20 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленгән. Матди чагылышта бу — 24 балалар бакчасы, 5 мәктәп, 110 фельдшер-акушерлык пункты, Республика онкодиспансерының хирургия корпусына яңкорма. Шәһәр һәм районнарда 103 заманча иҗтимагый территория яңартылган һәм булдырылган, ә Ишембайда, Бөредә һәм Бәләбәйдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән өч проект гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, гомумдәүләт проектлары ярдәмендә 300 километрдан артык автомобиль юлына капиталь ремонт ясалган, 2,5 миллион квадрат метрга якын яңа торак төзелгән, социаль әһәмияткә ия 900 объект Интернетка тоташтырылган.
— Гомумдәүләт проектларының иң мөһимнәреннән берсе — “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм”, — диде Илшат Тажетдинов. – Узган ел бу өлкә өчен пандемия шартларында катлаулы булды. 2021 елда кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгульләр санын Башкортстанда 443меңнән алып 456 мең кешегә кадәр арттыру планлаштырыла. Бу күрсәткечкә ирешүгә барлык башкарма власть органнары, урындагы үзидарә органнары, шәһәр һәм район хакимиятләре эшли. Нәкъ менә шушы күрсәткеч буенча эшкуарларга ярдәм итү буенча гомумдәүләт проектны гамәлгә ашыру бәяләнә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: