+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проекты эшкуарларга ярдәм итә!

Бүген узган елда Башкортстанның эшкуарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча брифинг узды.

Бүген узган елда Башкортстанның эшкуарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча брифинг узды.

Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдиновның алып барды. Шулай ук, чарада Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова катнашты. Аның билгеләвенчә, "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү" гомумдәүләт проектын өч юнәлешкә бүлергә мөмкин.
Беренчесе - ташламалы финанслау мөмкинлеге. Республикада бу - Башкортстан микрофинанс оешмасының льготалы ставкалары буенча кредитлар алу мөмкинлеге. Шулай ук, республикада лизинг фонды гамәлдә. Республиканың барлык эшкуарлары "Кече һәм урта эшкуарлык" программассына керә ала. Аның буенча шулай ук, ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар.

Икенче юнәлеш бу - бизнесны башлап кына җибәрүче һәм үз эшләре белән күптән шөгыльләнүчеләргә, яңа базарга чыгарга теләүчеләргә ярдәм итүче үсеш институтлары. Гомумдәүләт проекты кысаларында безнең республикада барлык үсеш институтлары булдырылган. Эшкуарлыкка ярдәм итү, социаль өлкә инновацияләре, төбәк инжиниринг үзәкләре гамәлдә.

Өченче юнәлеш - кече һәм урта эшкуарлык өчен инфраструктура булдыру. Эшкуарларны урнаштыру өчен заманча мәйданчыклар булдырылган, шул исәптән анда үсеш институтларының барлык хезмәтләрен дә алып була. Бу, әлбәттә, "Киләчәк фабрикасы" - инновацион эшкуарлык йорты. Шулай ук, тиздән республикада "I-Q парк" югары технологияләр технопаркы ачылачак. Әйтергә кирәк, без Уфаны гына түгел, республика районнарын да колачлыйбыз. Субсидияләр ярдәмендә районнарда 40лап коворкинг булдырылган. Барлык муниципалитетларда да диярлек алар бар.

Римма Бойцова билгеләвенчә, гомумдәүләт проекты буенча федераль бюджеттан 500 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Әйтергә кирәк, бу күрсәткеч буенча республика - Русиядә икенче урында.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Читайте нас: