-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Технологияләр музейларга кешеләрне җәлеп итә..."

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында узган елда «Артефакт» платформасында мөһим тарихи экспонатлар һәм сәнгать әсәрләрен үз эченә алган 78 яңа күргәзмә тәкъдим ителгән. Бу Русиянең 48 төбәгендә 3 меңнән артык музей предметын тасвирлау буенча масштаблы эш нәтиҗәсе булган.

Платформада тәкъдим ителгән коллекцияләр арасында Башкортстан туган якны өйрәнү музейларының 4 экспозициясе һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гидлар эшләнгән. Бу чарада Туймазы, Дүртөйле, Бәләбәй районнары музейлары катнаша. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда бу эшне Республика Хәрби Дан музее һәм М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее оештырган иде.

Русия Мәдәният министрлыгының мәгълүмати һәм санлы үсеш департаменты директоры Вадим Ваньков мәдәният учреждениеләренә кызыксынулары һәм «Мәдәният» гомумдәүләт проектында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

- Музейларның эш форматын камилләштерергә һәм заман белән бергә атларга омтылышы - илнең мәдәни үсешенең мөһим критерие. Мәдәният учреждениеләре тәкъдим иткән материаллар нигезендә уникаль мультимедиа-гидлар әзерләнде. Заманча технологияләр музейда булу аларны күпкә мавыктыргыч итә, яңа аудиторияне җәлеп итә һәм ил мәдәниятенең үтемлелеген арттыра, – дип билгеләп үтте ул.

Фото: Мәдәният министрлыгы сайтыннан
Читайте нас: