+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Яңа ФАП ачылуга без бик шат..."

Зилаер районының Сидоровка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Зилаер районының Сидоровка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Сидоровкада 184 кеше яши, нигездә алар - өлкән буын кешеләре. Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, пациентларны фельдшер гына түгел, табибларның мобиль бригадалары белән дә кабул итәргә мөмкинлек бирүче кирәкле инструментлар һәм җиһазлар алынган. Монда фельдшер кабинеты, кабул итү, процедуралар, пациентлар өчен көтү урыны бар.

- Яңа елны күңелле вакыйгалардан башлыйбыз, - диде район ракимияте башлыгы Борис Мелкоедов. - Зур авылмы яки кечкенә авылмы, ул үз медицина учреждениесенә мохтаҗ. Хәзер сездә уңайлы шартларда беренчел медицина ярдәме алу мөмкинлеге туды. Пациентларны "Авыл фельдшеры" программасында катнашучы Ләлә Байгужина кабул итәчәк, — дип тәкъдим итте ул авыл халкына яңа медицина хезмәткәрен.

- Яңа ФАП ачылуга без бик шат. Хәзер бездә заманча, ә иң мөһиме, җылы һәм уңайлы ФАП бар, - дип сөйләде биредә яшүче Ләйсән Котыева.

Шуны билгеләргә кирәк, яңа медицина учреждениесе "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: