+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хокук бозуларга юл куелмаска тиеш!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләп килүче координация советы киңәшмәсен үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләп килүче координация советы киңәшмәсен үткәрде.

Бүген республика Хөкүмәте йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләп килүче координация киңәшмәсе утырышын үткәрде. Ул гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы көрәш, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә багышланды.

Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Радий Хәбиров, утырышны ачып, үткән елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен — 30,9 миллиард сум , шул исәптән 20 миллиард сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

— Җайга салынган эшебез нәтиҗәсендә максатлы һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә алуыбыз мөһим. Һәр квартал саен без Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында хисап тотабыз. Шул исәптән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашырганда ачыкланган хокук бозулар турында да. Кызганычка каршы, алар әлегә кадәр ачыклана, — диде Радий Хәбиров. — Без мондый хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча өстәмә чаралар эшләргә тиеш.

Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашырганда законлылыкның торышы турында республика прокурорының беренче урынбасары Александр Грязников һәм Тикшерү-хисап палатасы рәисе Константин Шаһиморатов җентекләп сөйләделәр. Аерым алганда, үткәрелгән тикшерүләр барышында кайбер очракларда дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәү срокларын һәм сыйфатын бозу очраклары ачыкланган.

Төбәк Башлыгы шулай ук республиканың төзелеш блогы эшендә җитешсезлекләрне билгеләп үтте.

— Объектларны файдалануга тапшыру срокларын бозу һәм көндәшлек процедураларын тиешенчә оештырмау белән бәйле җитди проблемалар бар. Аларның объектив сәбәпләрен анализлауны һәм хәл итү вариантларын тәкъдим итүегезне сорыйм, — диде Радий Хәбиров. — Без мондый хокук бозуларга юл куймаска тиеш.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: