-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Олимпиада җиңүчеләре арта

Салават шәһәренең 18нче мәктәбендә укучылар заманча җиһазландырылган кабинетларда белем ала.

Салават шәһәренең 18нче мәктәбендә укучылар заманча җиһазландырылган кабинетларда белем ала.

2019 елның 1 сентябреннән Салават шәһәренең 18нче урта мәктәбе “Санлы белем бирү мохите” гомумдәүләт проектында катнаша. Шушы көннәрдә әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен мәктәп яңа җиһазлар алды: ике интерактив панель, ике мобиль сыйныф өчен нетбук комплектлары – 30 данә, педагогик персонал өчен сигез ноутбук, шулай ук күпфункцияле ике җайланма.

Яңа җиһазлар мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен санлы белем бирү инфраструктурасының үтемлелеген тәэмин итте. Яңа кабинетлар фәннәрне яңа дәрәҗәдә укыту өчен шартлар тудыра, ә санлы белем бирү мохите укучыларның күпсанлы белем бирү платформаларына керү мөмкинлеген киңәйтә.

Яңа җиһазлар булу мәктәп укучыларының дистанцион олимпиадаларда һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу мөмкинлекләрен дә арттыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәп укучылары “Фоксфорда”, “Учи.ру”, “Skysmart”, “Инфоурок” кебек онлайн-олимпиадаларда, халыкара фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсларында катнаша. Әйтик, дистанцион олимпиадаларда һәм конкурсларда 950 укучы катнашкан, шуларның 365е җиңүче һәм призер булган.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: