-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Яраткан эшең булу — зур бәхет!”

Джефф Монсон 162нче "СМАРТ" полилингваль мәктәбе укучылары белән очрашты.

Джефф Монсон 162нче "СМАРТ" полилингваль мәктәбе укучылары белән очрашты.

25 гыйнварда "Мәгариф" гомумдәүләт проектының “Уңышка юл” ярдәмче проекты кысаларында 162нче "СМАРТ" полилингваль мәктәбендә ММА тарихында күренекле көрәшчеләрнең берсе Джефф Монсон булды.

Танылган спортчы мәктәп укучылары белән очрашты. Аралашу инглиз телендә сорау-җавап форматында узды.
Джефф Монсон бик ачык кеше булып чыкты. Русиянең спорт һәм сәясәт эшлеклесе балаларга аның мондый югары нәтиҗәләргә ничек ирешүе турында сөйләде. “Беренче чиратта - үз-үзенә ышаныч, сабырлык һәм кыенлыкларны җиңеп чыга белү кирәк”, — диде ул.

Укучылар спортчының шәхси тормышы, һөнәри карьерасы һәм киләчәккә планнары турында сорады. Очрашу барышында көрәшче үзе турында бик теләп сөйләде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, барлык сорауларга җавап бирде һәм, әлбәттә, барлык теләүчеләр дә танылган шәхес белән фотога төште.

Мондый чаралар үсеп килүче буынга үз планнарын тормышка ашыру өчен тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
“Беренче чиратта, сез белем алырга тиеш, бу багаж сезгә гомерегез буена кирәк булачак. Ә бәхет булсын өчен яраткан эшең белән шөгыльләнергә, үзеңне кирәкле итеп хис итәргә кирәк", — диде Джефф Монсон.

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: