0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халыкара мәйданга чыгу юллары ачыла

Башкортстан эшкуарлары Үзбәкстанда халыкара төзелеш күргәзмәсендә бушлай катнаша ала.

Башкортстан эшкуарлары Үзбәкстанда халыкара төзелеш күргәзмәсендә бушлай катнаша ала.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә Башкортстан җитештерүчеләренең чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуын финанслау буенча хезмәт күрсәтә: аларга күргәзмә мәйданын арендалау һәм төзү, теркәү взнослары, компанияне лингвистик озата бару керә. Хәзерге вакытта Ташкентта 16-19 март көннәрендә «Строительство-UzBuild 2021» Үзбәкстан халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен эшкуарлар туплана.

"Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге күчмә чарада катнашу белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Бу - күргәзмә мәйданын арендалау һәм төзү, теркәү взнослары, лингвистик озата бару. Компанияләргә бары тик транспорт, яшәү өчен һәм шәхси чыгымнарны гына түләргә кирәк", - дип хәбәр итте Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Әлеге ярдәм чаралары «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектлары кысаларында күрсәтелә.

Чит илләрдәге күчмә чараларда катнашу өчен квота, күргәзмә стенды мәйданына карап, республика эшкуарлары өчен 4-6 урын тәшкил итә. Анда күргәзмә тематикасына туры килгән товарлар җитештерүче эшкуарлар катнаша ала.

Моның өчен +7 (347) 246-68-16 телефоны яки электрон почта аша Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. exportcenter@bashkortostan.ru


Фото: Башкортстан Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр буенча дәүләт комитеты


Читайте нас: