+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сыйфатлы товарлар күбрәк

Сакчыл җитештерү инструментларын кертү Башкортстан предприятиеләрендә сыйфатсыз товар җитештерү дәрәҗәсен ике тапкыр диярлек киметергә мөмкинлек биргән.

Сакчыл җитештерү инструментларын кертү Башкортстан предприятиеләрендә сыйфатсыз товар җитештерү дәрәҗәсен ике тапкыр диярлек киметергә мөмкинлек биргән.

Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

- "АРТ-Оснастка" җәмгыятендә башкарылган чаралар эшләп чыгару процессы вакытын 20 сәгатькә диярлек кыскартырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 50 процентка арттырырга мөмкинлек бирде, - дип өстәде Айрат Фәхретдинов.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру өчен скважиналар ныгытканда якын урнашкан катламнарны сыйфатлы итеп урнаштыру өчен билгеләнгән корылмаларны сайлап алганнар. Әлеге продукт, операцияләрнең логистикасы нәтиҗәсезлеге һәм клиентлар ягыннан штраф санкцияләре аркасында, продукциянең җитешсезлеге югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, финанс югалтулар китерә.

Үзгәрешләр кертү, хезмәткәрләрне яхшырту процессына җәлеп итү һәм мотивацияләү өчен предприятиедә кызыксындыру чаралары каралган. Тәкъдимнәр биргән өчен хезмәткәрләр кәгазь чеклар белән бүләкләнә, алар квартал ахырында акчалата премиягә яки призларга алышына. Ел нәтиҗәләре буенча чыгымнарны киметү резервларын эзләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен «Ел призы» конкурсы үткәрелә.

Фото: Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы


Читайте нас: