+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Октябрьский төзекләндерелә, матурлана

Быел Октябрьский шәһәре 75 яшен билгеләячәк.

Быел Октябрьский шәһәре 75 яшен билгеләячәк.
Юбилейга шәһәр халкының тавыш бирү юлы белән сайлап алынган өч җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк.
Шәһәр хакимиятендә билгеләүләренчә, Шашин һәм Закиров урамнары, 29нчы бистә белән “Лукойл” автозаправкасы арасындагы паркларны һәм 8нче мәктәп районындагы территорияне төзекләндерү планлаштырылган. Бу проектлар “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштру” төбәк программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре аңлатуынча, паркларны төзекләндерү концепциясен “Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты” эшләгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча территорияләрне төзекләндерүгә подрядчы оешма билгеләнгән, ул – “УралСпецСтрой” җәмгыяте. Бу подрядчы шәһәрнең 70 еллыгына Халыклар дуслыгы йортын да реконструкцияләгән иде.
Шәһәрнең җәмәгать территорияләрен төзекләндерүнең барлык дизайн-проектлары «современный-октябрьский.рф» порталында урнаштырылган.
Фото: «современный-октябрьский.рф»
Читайте нас: