+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Табибка язылуның барлык ысулларын да беләсезме?

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина учреждениеләренә даими рәвештә терминаллар һәм дисплейлар кайтарылып тора.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина учреждениеләренә даими рәвештә терминаллар һәм дисплейлар кайтарылып тора.
Терминаллар Башкортстанда бердәм санлы контур булдыру һәм табибка чиратларны бетерү максатында язылучылар агымы белән идарә итү процессын оптимальләштерү өчен кирәк. Шул рәвешле республиканың медицина мәгълүмат-аналитик системасы пациентларның хезмәтләндерелүен көтү вакытын кыскарту мөмкинлеген бирә.
Мәсәлән, республиканың Туберкулезга каршы диспансеры медицина хезмәткәрләре билгеләвенчә, электрон чират табиб кабинетлары алдында озак көтеп торуларны булдырмаска ярдәм итә. Биредә амбулатор бүлекләрдә - ай саен 7000, диспансер филиалларында 3000 тирәсе пациент кабул ителә. Медиклар инфоматлар белән эшләүнең уңайлырак булуын билгели.
Табибка язылуны теркәүчеләрнең дә эше җиңеләйгән. Медиклар яңалыкны уңай бәяли, кирәк булса, язылырга ярдәм итә.
Табибка шулай ук doctor.bashkortostan.ru һәм дәүләт хезмәтләре порталларында, “К врачу” мобиль кушымтасы аша язылып була. Язылу Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша да алып барыла: 13-01 һәм 88003471301.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: