-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Яңа җиһаз дәресләрне мавыктыргыч итә!

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысларында республиканың мәдәният һәм белем бирү йортларына яңа җиһазлар кайтарыла.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысларында республиканың мәдәният һәм белем бирү йортларына яңа җиһазлар кайтарыла.
Мәсәлән, күптән түгел Бәләбәйнең 1нче Балалар сәнгать мәктәбенә яңа җиһазлар – интерактив такта һәм проектор кайтарылды.
Башкортстанның Мәдәният министрлыгында билгеләүләренчә, Бәләбәйнең Балалар сәнгать мәктәбендә интерактив такта бик популярлашып киткән. Белгечләр аның укытучыларга яңа материалны кызыклырак итеп өйрәтергә булышучы яхшы җиһаз булуын ассызыклый. Интерактив такта ярдәмендә яңа педагогик ысулларны да, элеккеләрен дә кулланып була.
Сәнгать мәктәбе укытучысы Анжелика Идиятуллина сөйләвенчә, хәзер дәресләр балалар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә кызыклырак була башлаган. Балалар дәресләрдә активрак эшли, алар такта янына чыгарга кемузардан атлыгып тора икән.
Яңа технологияләрне куллану укучыларга яңа эмоцияләр бүләк иткән, материалны яңа форматта өйрәнү мөмкинлеге биргән.
Фото: vostokclub.ru
Читайте нас в