+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кешеләр сәламәт булсын өчен!

Дүртөйле районының Гөлек, Түбән Әлкәш, Ярмино авылларында модульле ФАПлар төзү өчен әзерлек эшләре бара.

Дүртөйле районының Гөлек, Түбән Әлкәш, Ярмино авылларында модульле ФАПлар төзү өчен әзерлек эшләре бара.

Болар барысы да "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булачак.

Фельдшер-акушерлык пункты медицина оешмасының структур бүлекчәсе булып тора. ФАП авыл торак пунктларында табибка кадәр беренчел медицина-санитар ярдәме һәм халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү өчен оештырыла.

- Гөлек авылында медпункт беркайчан да булмады. Якын-тирә авылга беренче ярдәм алу өчен барырга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Халык күптән медицина пункты ачуны сораган иде. Без гариза бирдек, аны хуплаганнан соң, җир участогы бүлеп бирелде, кадастр паспорты рәсмиләштерелде. Киләчәктә электр энергиясе, су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җир участогын төзекләндерү эшләре башкарылачак", - дип билгеләп үтте Иске Баеш авыл хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев.

Фото: kiziltan.bashkortostan102.ru
Читайте нас: