+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәчетледә өй туйлары уза

29 гыйнвар көнне Мәчетле районының Олы Устьикин авылында Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында, авария хәлендәге торак фондыннан күчүчеләргә яңа фатирлар ачкычлары тапшыру тантанасы булды.

Авария хәлендәге йортта яшәүчеләр көтеп алынган торак алды. Аларның йорты 2013 елда ук авария хәлендә дип табылган. Тантанада Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин, Олы Устьикин авыл советы авыл хакимияте башлыгы Альберт Гыйльметдинов һәм генераль подрядчы вәкиле, «Аксиома» җәмгыяте директоры Мөдәрис Сираҗетдинов катнашты.

Район башлыгы яңа йортка күчүчеләрне котлады һәм аларның бу йорт төзелүне озак көтүләрен билгеләп үтте. Элекке фатирларда салкынча, уңайлы түгел иде. Әнис Әсәдуллин Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә һәм генераль подрядчыга авыр вакытта үз вазыйфалары белән шөгыльләнгән һәм төзелеш срогын өзмәгән, график нигезендә йортны файдалануга тапшырган өчен рәхмәт белдерде. Барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар фатирларны карарга керде. Төзүче эшкә сыйфатлы гына түгел, зәвыклы да, стандарт булмаган карарлар кулланган. Һәр фатирбүген үк кереп яшәрлек итеп эшләнгән.

Алар барысы да индивидуаль җылыту системасы, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган.

Фото: Башинформ
Читайте нас: