+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң көчлеләр бәйгегә чыга

Мөмкинлекләре чиклеләр дә спорттан читтә калмасын!

Мөмкинлекләре чиклеләр дә спорттан читтә калмасын!
Бүген башкаладагы Дим районында Уфа коррекцион мәктәп-интернатының боз мәйданчыгында (Мусоргский ур., 2) хоккей буенча корпоратив турнир уза. Спорт чарасын оештыручы - "Уфа" локомотив депосы. Чараны Уфаның Локомотив эксплуатацияләү депосы башлыгы Александр Жуков ачты.
- Кадерле ярышчылар! Сезне турнир ачылу белән котлыйм! Гадел көрәштә яхшы нәтиҗәләр телим, иң көчлесе җиңсен! - дип мөрәҗәгать итте хоккейчыларга Александр Жуков һәм, матчны башлап, бозга шайбаны ыргытты.
Боз кубогы өчен башкаланың дүрт командасы көч сынаша: «Стальные крылья», «Локомотив», «Энерджик» һәм «Спарта». Русия Президенты Владимир Путин "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында спортны үстерүгә дә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклаган иде. Бүген узган чара да әлеге башлангычның республикада уңышлы башкарылуының күрсәткече ул.
Фото: ufacity.info
#национальныепроекты
Читайте нас: