Барлык яңалыклар

Винченцоның Урал тауларын күрәсе килә

Ике төбәк арасында бик күп башлангычларга нигез салынмакчы.

Ике төбәк арасында бик күп башлангычларга нигез салынмакчы.
Башкортстан Италия белән хезмәттәшлекне үстерә. Моның турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә дә язган.
"Чикләрне ябу халыкара мөнәсәбәтләргә киртә түгел. Моның шулай икәнлегенә чираттагы тапкыр бүген үткәрелгән Италия-Русия товарлар палатасы Трани Винченцо белән очрашуда инандым.
Әйе, соңгы 7 елда республика белән Италия арасында тышкы товар әйләнеше тукталып торды. Әмма бу елда экспортлар үсеше күзәтелә. Ә мөмкинлекләр безнең зур: без аларга авыл хуҗалыгы, медицина, җиңел сәнәгать товарлары озатабыз. Мөнәсәбәтләрне уртак чаралар үткәрү дә ныгытачак. Без туризм өлкәсен үстерү буенча да сөйләшү алып бардык. Мәсәлән, мин Италия-Русия Сәүдә палатасы вәкилләрен Уфага, World Travel Technology Awards премиясен тапшыру чарасына һәм әлеге чара кысаларында үткән башка очрашуларга чакырдым. Тиздән Италия-Русия Сәүдә итү палатасына Италиянең меңләп кибете торган ассоциациясе керәчәк! Шуңа да безгә республикада җитештерелгән товарлар катологы булдырырга кирәк.
Туризм буенча тагын берничә кызыклы юнәлеш бар. Әлегә болар сер булып калсын. Тиздән Италиядә яшәүчеләргә безнең төбәкнең матурлыгын күрсәтә алырбыз дип ышанам", - дип яза ул.
Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары башка илләр белән хезмәттәшлек итүне үстерүне дә үз эченә ала. Әлеге башлангыч бу бурычны үтәүдә өстенлекле юнәлеш булмакчы.
Фото: социаль челтәрдән
#национальныепроекты
Читайте нас в