+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан — лидер төбәкләр арасында

"Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсында республиканың 120дән артык студенты катнашачак.

"Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсында республиканың 120дән артык студенты катнашачак.

“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа Бөтенрусия проектының — «Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамланды. Башкортстаннан 120дән артык студент ярышларның дистанцион этабында катнашачак. Конкурсның studtrek.ru сайтында барлыгы 12 118 кеше теркәлгән. Әлеге бәйге Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

1-10 февральдә конкурсантлар 3 блоктан торган дистанцион тест узачак: белем бирү сыйфатын халыкара чагыштырма тикшеренүләр методикалары (TIMSS, PISA, ICILS, PIRLS, ICCS) нигезендә функциональ грамоталылыкны бәяләү, гомуммәдәни тестлар, шулай ук фәннәр буенча тестлар (катнашучылар фәнне үз белгечлеге буенча сайлый).

Һәр тестны узу өчен 45 минут вакыт бирелә, студентлар аны 3 көн эчендә үзләре өчен уңайлы вакытта башкара ала.
"Тестның һәр блогы биремнәрне үтәү барышында эзлекле рәвештә ачылачак. Быел урыс теле, математика, физика, химия кебек традицион фәннәрдән тыш, туган телләр буенча тестлар (башкорт, татар, чечен), башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә педагоглар өчен метапредмет тесты, психология һәм педагогиканы белүгә тест, сынлы сәнгать, музыка һәм физик культура буенча тест”, – ди “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры урынбасары Алексей Агафонов.

"Киләчәк укытучысы. Студентлар” конкурсында Русиянең 85 төбәгеннән, шулай ук Русия югары уку йортларында белем алучы Казахстан, Вьетнам, Сербия, Үзбәкстан, Кытай студентлары катнаша. Теркәлү саны буенча булачак башлангыч сыйныф укытучылары, чит тел укытучылары (инглиз теле), математика һәм педагог-психологлар иң активлары булды. Катнашучыларның гендер составы тигез: егетләр һәм кызлар бәйге белән бер үк дәрәҗәдә кызыксына.

Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга очраклы сайлап алу ысулы белән сораулар билгеләнә, бу катнашучыларның һәрберсе өчен сораулар вариантлары санын арттыра.
“Безнең максат — студентларны бәяләү генә түгел, аларга мәктәптә эшләргә туры киләчәк материалларны күрсәтү дә. Укытучы укучыларга үзенең фәнен яхшы белүе белән генә чикләнмичә, киң даирәгә ия булуы белән кызыклы. Безнең тестлар конкурсантларга үз белемнәрен системалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Әзерлек барышында иң мөһиме — креатив булудан курыкмаска”, — дип билгеләп үтте "Киләчәк укытучысы, Студентлар " проекты җитәкчесе Андрей Богданцев.

Тест нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыйган 600 катнашучы 24 февральдән 9 апрельгә кадәр Русиянең 6 төбәгендә узачак төбәкара ярымфиналларга чакырылачак. Тест узган барлык конкурсантлар да катнашучы сертификаты алачак.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча, проект финалына узачак 150 студент ачыкланачак.


Фото: studtrek.ru
Читайте нас: